Янгынның иң киң таралган сәбәпләре

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Көзге-кышкы чор янгыннар саны арту белән үзенчәлекле, гадәттә ул электр приборлары белән эш иткәндә, мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыга, дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Андрей Галилеев.

Быел район һәм шәһәр буенча 38 янгын чыгарга өлгергән инде. Көннәр салкынайтты, йорт-җирегезне янгыннан саклау буенча аеруча игътибарлы булыгыз, дип кисәтәләр. Бигрәк тә, җылыту приборлары белән эш иткәндә. Аларның төзеклеген тикшереп тору кирәк, электр белән җылыту приборларын җиһазларга якын итеп куярга ярамый, тузанын гел чистартып торырга кирәк. Аларны кичкелеккә кабызып калдыру, өстенә әйбер кую янгын китереп чыгарырга мөмкин. Ә ул аяусыз, бер минут эчендә барлык милкегезне юк итәргә мөмкин.

Мичләрне дә гел карап торырга кирәк, ягулык сезоны башланганчы, тиешле таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китетерегез. Мичне якканнан соң караучысыз калдырырга, янына тиз янып китә торган әйберләр куярга ярамый.

Янгын чыккан очракта: тиз арада 01, 112, 010, 001 телефоннары буенча хәбәр итегез. Адресны тиз һәм төгәл итеп әйтегез, ул  янгын сүндерүчеләрнең килеп җитү вакытын кыскартырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International