- Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләү документларында реклама урнаштыру законлымы?
- “Реклама турында”гы Федераль законның 5нче һәм 38нче мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында” гы (03.04.2018 N 61-ФЗ) Федераль закон буенча, торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләү документларында реклама бирү тыелган. Реклама турындагы законга өстәмә кертелде, аның буенча торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында һәм аның икенче ягында реклама урнаштыру тыела. Әлеге тыю социаль реклама һәм белешмә мәгълүматка кагылмый. Бу законны бозган өчен реклама таратучы җавап бирә.