Лениногорскида республика Дәүләт Советы комитетының күчмә утырышы булды

2018 елның 9 июне, шимбә

Лениногорскида республика Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы узды. Анда әлеге комитет рәисе  Альберт Хәбибуллин, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, дәү\ләт советы депутатлары,  комитет членнары, министерство һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Кунаклар Шөгердә битум заводында, 1нче скважинада, мәктәптә булды, Тимәштә3нче скважинада булдылар, шәһәргә килеп җиткәч ТОС үзәкләрендә булды.

Комитете утырышы нефть музее бинасында үтте. Район башлыны муниципаль районның социаль-икътисадый үсеше, шәһәрдә ТОСлар эшчәнлеге турында сөйләде.

- Лениногорскидахалыкка яшәргә уңайлы булсын өчен күп эшләнә. Бүген без моны үзебез күрдек, - диде республика Дәүләт Советы комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International