Хокук сакчылары «Теннис-холл» комплексында 10нчы мәктәпнең 5 сыйныф укучылары белән зарядка ясадылар. Балалар эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлары тәкъдим иткән күнегүләрне ясады. Алар сәламәт яшәү рәвеше, физкультура белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.