Лениногорскида вакансияләр ярминкәсе үтте

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 17 майда Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды.

Ярминкәдә 14 хезмәт урыннары тәкъдим итүче катнашты. Болар: «Лениногорск районы үзәк хастаханәсе», «Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогика көллияте», «Лениногорск урман хуҗалыгы», «Молоко плюс» ҖЧҖ, «Контакт-С» ҖЧҖ, «УралСтройНефть» ҖЧҖ,  «Водоканал» ҖЧҖ, «Самитэк-М» ҖЧҖ, «Виктория»,  «Лениногорск» агрофирма, «Торос молоко» ҖЧҖ һ.б.

Җәмгысе  135 хезмәт урыннары тәкъдим ителде: сатучы, инженер, төрле белгечлек буенча табиплар,  шәфкать туташы, машина йөртүче, балта остасы, эшчеләр һ.б.

Ярминкәгә килүчеләргә хезмәт шартлары, социаль гарантияләр, эш урыннары турында сөйләделәр. Эш эзләүчеләр шулай ук шәһәрнең мәшгульлек үзәгеннән дә 657 эш урыннары тәкъдим иттеләр.

Ярминкәгә барлыгы 87 кеше килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International