Лениногорскилылар сак булыгыз: алдап газ приборлары сатып йөрүчеләр бар

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Газ җиһазларын тикшерергә килдем, дип аңлатып, “Стоп-газ” приборы сатып алырга тәкъдим итүчеләр турында мөрәҗәгатьләр бар, дип кисәтә республика буенча Роспотребнадзор идарәсе.

Алар бу приборны куймаган очракта, газны өзәчәкләр һәм штраф түләргә кирәк булачак, дип аңлаталар, ди. Закон буенча, бу приборны сатып алу һәм кую мәҗбүри түгел. Әлеге прибор яңа төзелгән йортларда һәм яңа газ җиһазларына гына куела. Һәм моның белән бары тик белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш.

Тагын бер төрле алдаучылар янгын турында хәбәр иткечләр тәкъдим итеп йөри. Алданмагыз, әле приборны куйдырырга теәсәгез, ул кибетләрдә бар һәм аның бәясе 140 сумнан 1 мең сумга кадәр. Ә алдарлар аны 2-3 тапкырга кыйммәткәрәк сата. Мондый кешеләр белән очрашканда сак булыгыз, берәр туганыгыз белән киңәшләшмичә сатып алмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International