Лениногорскида Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үттеләр

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Бәйрәм чаралары Мәңгелек ут янында тантаналы митинг белән башланып китте. Сугыш һәм тыл ветераннарын, халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

Бүгенге көндә район һәм шәһәрдә 61 сугыш ветераны, 904 тыл хезмәтчәне исән - сау. Аларның урыны түрдән иде. Татарстан Дәүләт Советы депуттаты Илдус Касыймов республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Бәйрәм котлавын җиткерде. Кунаклар арасында республика  Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы  Ленар Фәттерахманов бар иде.

Сугыш ветераны Михаил Новиков Җиңүнең нинди авырлыклар белән бирелүе турында сөйләде. Ветераннар: Михаил Новиков, Сәет Идрисов, Антонина Короткова, Николай Никонов, Гомәр Хөснетдиновка “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылды.

Лениногорскида “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Быел аңа 2 мең ярым кеше кушылды. Бәйрәм чараларры Үзәк мәйданда дәвам итте, анда концерт һәм бәйрәм салюты булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International