Мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү буенча киңәшмә үткәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк Бөек җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүнең программасы белән таныштырды. Район башлыгы шәһәр һәм районны бәйрәмгә әзерләүне тизләтергә кушты. Киңәшмәдә башка хезмәт вәкилләре дә чыгыш ясады.