Җирләүгә пособие алу турында

2018 елның 27 апреле, җомга

Минем әтием  хәрби хәрәкәтләр ветераны. 2017 елның ноябрендә үлде. Аны җирләү чыгымнарын үзем түләдем. Интернеттан җирләүгә пособие бар, дип укыган идем, бу дөресме.

Ирина Антонова, Лениногорск районы

Әлеге сорауга Лениногорск буенча пенсия фонды бүлекчәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Ильмира Садреева җавап бирде:

– Закон буенча, әгәр  үлгән кешене җирләүне хатыны, яисә ире, якын туганнары, законлы вәкиле түләгән булса, аларга җирләү өчен социаль пособие түләнә.

Ул кешенең үлеме турындагы белешмә белән мөрәҗәгать иткән көнне үк түләнә. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантында тулырак язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International