Татарстанда янә һава торышы бозыла

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада һава торышу бозылу турында кисәтә.

Шулай итеп, иртәгә, 26 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан көчле җил, вакыты белән 16 м/с тизлектә булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч кирәк булмаган очракта урамга чыкмаска, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International