Тимәш мәктәбе укучыларына бадминтон кирәк-яраклары тапшырылды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Тимәш мәктәбенә бадминтон уйнау өчен кирәк-яраклар бирделәр. Аны тантаналы төстә Лениногорск районында бадминтон федерациясе директоры Олег Гараев тапшырды. Укучыларның да, укытучыларның да төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышларга ирешүләрен теләде.
Мәктәпкә ул көнне башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Тимәш авылы җирлеге башлыгы Рафаиль Сираев килде.Алар укучылар алдында чыгыш ясап, физкультура белән, шулай ук аның бадминтон төре белән даими шөгыльләнергә кирәклеген әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International