Лениногорск районында мәктәп укучылары 327 сыерчык оясы ясады

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Лениногорск районы мәктәпләрендә 4-9 апрель аралыгында экология темаларына сыйныф сәгатьләре, конкурс кошларга багышланган бәйрәмнәр үтте. Алар барысы да санитар-экологик икеайлык кысаларында узды, белем бирү учреждениеләре шулай итеп, “Эккояз” конкурсына кушылуларын белдерделәр. 

Укучылар төрле чараларда катнашудан тыш, сыерчык оялары да ясап килде, аларны урман паркына, мәктәп янындагы агачларга беркеттеләр. Бу чарада балалар бакчалары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International