1 апрельдән пенсия арта

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Ул социаль пенсия алучыларга кагыла, индексацияләү 2,9 процент тәшкил итеп,  илдәге 3,1 миллион кешегә кагылачак.

Социаль пенсия алучыларга пенсионерлар (ирләрнең яше - 65 тән, хатын-кызларныкы - 60 тан),  I, II, III төркем инвалидлар, инвалид-балалар, туендыручысын югалткан балалар керә. Индексация шулай ук вафат булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, радиация һәм башка катастрофаларда зыян күрүчеләргә, кирәкле стажы булмаган пенсионерларга, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга, Ленинград блокадасын кичергәннәргә кагыла.

Социаль пенсия уртача 255 сумга артачак. Инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 сумга артып, шуннан соң 13 410 сумны тәшкил итәчәк. Балачактан инвалидларныкы 382 сумнан артып, 13 мең 556 сум булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International