Лениногорскида «Сак булыгыз, мошенниклар!» акциясе старт алды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Аның кысаларында Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мошенниклыктан зыян күруне булдырмау максатында төрле чаралар үткәрәләр. Хокук сакчылары халыкка алданмас өчен берничә кагыйдәне үтәргә киңәш итәләр.

1.Үзегез җурындагы шәхси мәгълүматны беркемгә дә әйтмәгез.

2. Гаджетларыгызга  өстәмә кушымталар куймагыз.

3. Интернет-кибеттән әйбер алганда, игътибарлы булыгыз.

4. Таныш булмаган кешеләр белән сак булыгыз.

5. Берәр документка кул куяр алдыннан укыгыз. 

6. Таныш булмаган затларга акча бирмәгез.

Әгәр үзегезне алдауларын сизсәгез, тиз арада 02 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International