Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Андреевна Никифорова 100 яшен тутырды Юбилярны бүген шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Шулай ук “ТМС-групп” җәмгыятеннән ветераннар советы рәисе, «МехСервис-НПО” ветераннар советы рәисе, 2нче ТОС рәисе урынбасары да тәбрикләүләргә кушылды.
- Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен үрнәк. Сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләгезгә иминлек телим, - диде шәһәр башлыгы урынбасары. Александра әбигә Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да котлавын җиткерде, бүләкләр тапшырды.