Татарстанда көчле буран һәм кар яву көтелә

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран һәм кар яву көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 22.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә, 28 мартта, 18.00 сәгатькә кадәр күз күреме 500 метрга кадәр начарлана, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булуы мөмкин, шулай ук көчле кар яву көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга һәм ерак араларга чыгудан туктап торырга, ә җәяүлеләргә яктырткычлы жилетлар кияргә һәм автомобильләр хәрәкәтенә каршы юлдан гына барырга киңәш итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International