Лениногорск укытучысы беренче бишлеккә керде

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Күптән түгел Казанда “Россия ел укытучысы Татарстан Республикасында” бөтенроссия конкурсының региональ этабы узды.

Ул ике номинациядә узды. “Ел укытучысы” номинациясендә 7нче мәктәптән инглиз теле укытучысы Алинә Галимова катнашты. Ул конкурсның зональ этабы җиңүчесе булган иде.

Номинациядә 40 катнашучы биремнәрне үтәүдә көч сынашты. Нәтиҗәдә, 15 иң-иң укытучыны сайлап алганнар. Алар арасында беренче бишлеккә керүчеләрне дә билгеләделәр.

Шулай итеп, “Россия ел укытучысы Татарстан республикасында” конкурсында Алинә Галимова 4нче урынны алды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International