Россия Президентын сайлау көнендә халык Мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогына да сайларга килде. Мәдәният сарае артистлары алар өчен концерт әзерләгән иде. Анда фольклор коллективлары, ветераннар хоры чыгыш ясады, Мәдәният сарае каршында чыгыш ясаучы төркемнәр җырлады, биеде.