Техника игътибар сорый

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Карда, шул ук вакытта сазлыклы җирдә йөри торган машиналарга техник күзәтү үткәрелде.

Әлеге машиналарны нефтьчеләр кече механизация чарасы дип йөртә. Бу машиналарда нефть табу операторлары производство объектларына һәм скважиналарга бара. Хәзерге вакытта кар автомобилен бер читкә куеп, карлы-сазлыклы җирдә йөри торган машиналарга (снегоболотоход) күчеп утыра алар.

Шушы көннәрдә “Лениногорскнефть” идарәсе карамагындагы карда һәм пычракта йөри торган машиналарның язгы-көзге сезонга әзерлеге тикшерелде. Анда идарәнең транспорт хезмәте һәм Гостехнадзор хезмәте катнашты.

Техник күзәтүдә тормоз системасына, руль белән идарә итүгә, тышкы яктылык приборлары, тәгәрмәч-шиналарга, двигатель һәм аның системасы, ут сүндергеч, медицина аптечкасына зур игътибар бирелә. Техник күзәтүдән соң 1 елга таныклык тапшырыла.

Ул көнне техник күзәтүгә 12 берәмлек техника куелды, калган өчесе ремонтта иде. Бер машина куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү сәбәпле, акт язылды. Кимчелекләр өчен 20 көн вакыт бирелә, шуннан соң ул техника кабат техник күзәтү узачак. 11 берәмлек снегоболотоход машинасына таныклык тапшырылды. Күзәтү калган техникаларга да булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International