Аларда шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясый. Ул халыкның игътибарын демография, промышленность һәм кече бизнес, төрле программаларда катнашу кебек мәсьәләләргә юнәлтә. Үткән 4 җыенда 500дән артык кеше катнашты, анда 20 сорау бирелде. Алар юллар ремонтлау, маршрут автобуслары, видекүзәтү системасына кагылышлы иде. җыеннар 7 мартта төгәлләнә.