22-23 февральдә «Яшьлек» спорткомплексында 16 яшькәчә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узачак.
Ярышлар 22 февральдә 10.00 сәгатьтә булачак, шул көнне 12.00 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак. Республиканың 13 районыннан иң көчле көрәшчеләр катнаша. Карарга килегез.