Бәйге Никахлашу сараенда үтте, анда бергә 5 елдан да ким яшәмәгән гаилә парлары катнашты.
Катнашучы ирләр хатыннарын күтәреп төрле кыенлыклар аша үтте, биеделәр, бер-берсен белүләрен күрсәттеләр.
«Супер гаилә» исеменә Ризвановлар гаиләсе лаек булды, «Бәхетле гаилә» - Абыденковлар гаиләсе, «Актив гаилә» - Мөхәметшиннар гаиләсе, «Креатив гаилә» - Мамаковлар. Гаиләләрне котлыйбыз!