Лениногорскилы Максим Сергеев Швейцариянең Кандерстег шәһәрендә үткән чаңгыда трамплиннан сикерү буенча дөнья чемпионатында Россия командасы составында чыгыш ясады.
Якташыбыз, шулай ук, Россия командасы да призлы урын алмады. Шәхси зачетта Максим - 31нче иде, команда ярышларында безнекеләр - 8нче урын алды, кушма ярышларда – алтынчы урында. Максим – спорт мастеры, аңа 18 яшь, хәзерге вакытта Казанда олимпия резервы училищесының икенче курсында укый. Максимның җиңүләре алда әле, уңыәлар телибез.