1 февральдән ташламалардан файдаланучыларга айлык түләүләр артты

2018 елның 2 феврале, җомга

1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнде. Лениногорск шәһшре һәм районы буенча әлеге түләүне  6 442 федераль ташламадан файдаланучы алачак.

Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, радиациягә дучар ителгән гражданнар бар. Моннан тыш, айлык акчалата түләүләр составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы да 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Февральдән аның күләме аена 1 075 сум 19 тиен тәшкил итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International