Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Тарихка кагыл" дигән музей программасы кысаларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар үтеп тора.
Төрле милләтләр бер-берсе белән ничек аерыла. Дөрес: тел, кием, аш-су, гореф-гадәтләр белән. Бер милләт икенчесе турында күбрәк белсен өчен нишләргә кирәк. Дуслашырга, аралашырга һәм кунакка йөрешергә. Әнә шулай дип музей хезмәткәрләре үзләренә дәрескә килгән укучыларны каршы ала.
Музейга 5нче мәктәпнең 4Б сыйныфы укучылары килде. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге класс музей дәресләренә кызыксынып йөри.
Бу көнне алар кунак каршы алуның традицияләре, этикет кагыйдәләре белән танышты.