Лениногорскида ике тыл хезмәтчәне юбилейларын билгеләп үтте

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Шәһәребезнең тыл хезмәтчәннәре Әлфия Мөхәммәт кызы Һидиятуллина һәм Александр Тарасович Луцик  90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Иртәдән бирле алардан кеше өзелмәде. Юбилярларны тәбрикләргә җирле администрациядән, элекке эш урыннарыннан, ТОСтан килгәннәр, дуслары, туганнары, балалары җыелган иде.

Әлфия Һидиятуллина тумышы белән Шөгер авылыннан. Лаеклы ялга кадәр ТМНУда инженер вазифасын башкара.  Туган көне уңаеннан әлеге оешманың директоры Равил Гөбәйдуллин, ветераннар рәисе Рахимҗан Саубанов  һәм профком рәисе Екатерина Юрикова  Әлфия Мөхәммәтовнаны котларга өенә бергәләшеп килгәннәр. “Исток -Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесы хезмәткәрләре дә изге теләкләрен җиткерде. Юбилярның күңеле булып, күз яшьләрен тыя алмады.

-Мине хөрмәтләп килгәнсез, димәк, мин моңа лаеклы. Мондый бәхетле картлык барысына эләкми, - диде ул  күңеле булып. Александр Тарасович Луцик  тумышы белән Украинадан булса да, аның  бөтен гомере Лениногорскида уза. 33 елга якын СУМРда машина йөртүче булып эшли. Бүгенге көндә кызы Валентина тәрбиясендә яши. Александр Тарасовичны бәйрәме белән котларга балалары, оныклары, туганнары җыелды.Юбилярларга   Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм җирле администрация бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International