Лениногорскиның 66нчы янгын сүндерү частенә яңа махсус техника кайтты кайтты

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Шәһәребездәге 66нчы янгын сүндерү частена яңа техниканы  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының ТР буенча баш идарә җитәкчесенең урынбасары, подполковник Рафаил Мотыгуллин тапшырды.

- Бәла-казаларны булдырмау - янгын сүндерүчеләрнең төп максаты һәм сез бирелгән бурычларны тиешенчә үтисез.Ә бу машина җаваплы эшегездә төп ярдәмче булачак. Яңа техниканы җентекләп өйрәнергә, аның  бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигәргә,- диде Рафаил Нурхаметович.

Шулай ук  2018 елның бәйрәм ялларында, башка еллардан аермалы буларак,  гадәттән тыш хәлләр булмавын да ассызыклап үтте.

Заманча җиһазландырылган, ышанчылы янгын сүндерү техникасы ,билгеле,   янгынны уңышлы сүндерергә мөмкинлек бирә.

Район башлыгы  Рәгать Хөсәенов, үз чиратында, республика җитәкчелегенә, шәхсән Рафаил Мотыгуллинга шәһәребезне яңа янгын сүндерү машиналы иткәне  өчен рәхмәтләрен җиткерде.

- Кызганыч ки, янгын очраклары булып  тора. Яңа  техника киләчәктә безне бәла-казалардан сакларга ярдәм итәр, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International