Лениногорск фольклор коллективларын «Живая нить традиций»-«Тирән тамырлар» конкурсында катнашырга чакыралар

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгышы фольклор коллективлары арасында  “Живая нить традиций» - «Тирән тамырлар» конкурсы узачак. Аны Әлмәт муниципаль районы республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге белән берлектә үткәрә. Максаты - республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр арасында фольклорны үстерү, баету, халыкның рухи дөньясын баету.

Зональ сайлап алу туры 3 февральдә Әлмәттә “Нефтьче” Мәдәният сараенда үтәчәк. Конкурсның финалы 17 февральдә уза.

 Районның профессиональ һәм үзешчән коллективларын, оста куллы кешеләрне катнашырга чакыралар.

Заявкалар 26 гыйнварга кадәр кабул ителә. «Живая нить традиций» билгесен куегыз.

Положениесе: о конкурсе фольклорных коллективов Юго-Востока РТ "Живая нить традиций">>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International