Минималь хезмәт хакы артачак

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе
Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, шушы елның 1 гыйнварыннан айлык минималь хезмәт хакы 9 мең 489 сум тәшкил итә.
 
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129, 133 маддәләре буенча хезмәт, эш вакытын нормасын үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән тулаем айлык хезмәт хакы (монда өстәмә түләү, премия һәм башкаларны да кертеп) билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбән булырга тиеш түгел.
Минималь хезмәт хакы бюджетка туры килүче средстволар, шулай ук бюджеттан тыш, эшмәкәрлек һәм башка эшчәнлектән китерүче керем средстволары хисабына тәэмин ителә.
 
Дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакыннан да түбән булган хезмәт хакы түләүче җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартыла.
 
Хезмәткәр билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан да азрак айлык түләү алса, хезмәт хокукларын яклау максатыннан, Хезмәт инспекциясенә, суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International