"Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында Лениногорск "Исток–Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Сүнмәс Ялкын" татар халык фольклор ансамбле коллективы чыгыш ясады.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар рәхәтләнеп ансамбль чыгышын тыңлады, алкышлар белән каршы алды. Концерт вакытында халык һәм заманча җырлар, татар һәм рус телләрендә такмаклар яңгырады.