Лениногорскида әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Мәдәният сараенда узган әниләр бәйрәмендә күңелле мизгелләр күп булды. Шуның берсе - шәһәребездә яшәүче ике әнигә “Ана даны- Материнская слава” медален тапшыру иде.

Алар икесе дә яшьләр әле. Ә инде күп балалы ана, дигән хөрмәткә лаек булырга өлгергәннәр. Резеда Ягудина - Иске Иштирәк авылында туып үскән, гаиләсе белән Лениногорскида яшиләр. Шәһәребезнең Балалар йортында шәфкать туташы булып эшли. Тормыш иптәше Рәфис белән биш бала: дүрт кыз һәм бер малай тәрбиялиләр. Өлкәне Фәридәгә - егерме бер яшь, ул КФУның дүртенче курсында укый. Унҗиде яшьлек Рифат нефть техникумының икенче курсында белем ала. Руфия унынчы мәктәптә, 9нчы сыйныфта укый. Җиде яшьлек Идалия быел беренче сыйныфка укырга кергән. Гаиләләрендәге иң кечкенәсе- Рамиләгә дүрт яшь. Ул балалар балалар бакчасына йөри.

-​ Балалар – ул бәхет һәм шатлык. Шомыртлар чәчәк аткач, без гаилә белән, бергәләшеп Шушма буена табигатькә чыгарга яратабыз. Табигать кочагында аралашу- гаиләбезнең күркәм традициясе булып тора, - ди Резеда ханым.

Балачактан ук күп балалы әни булырга хыялланган Рамилә Абдулина да күңелле мизгел кичерә. Ул алты балага гомер биргән. Дүрт малай һәм ике кызы белән горурлануын яшерми. Аллага шөкер, балаларымның йөзенә кызыллык китергәннәре юк, ди. Мәсәлән, игезәк уллары Максим һәм Никита гел “бишле”гә генә укыйлар, спортта да сынатмыйлар.

-​ Кулымда “Ана даны” медале. Мин бик шатмын. Барлык әниләргә дә бала бәхете телим, - диде Рамилә ханым.

Менә шундый хөрмәтле әниләр, әбиләр белән ул көнне зал шыгрым тулы иде. -Әниләр көне-иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Һәрберебез өчен дә “әни” сүзе кадерле һәм якын. Бу көнне аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк.

Ел башыннан алып, шәһәр һәм район буенча 716 сабый туган. Сәхнә түренә бер-бер артлы яшь әниләр менде. Алия Фетихина, Регина Ивановская, Инна Вәлиева һәм Язгөл Рәхимова чәчәк бәйләме һәм ана капиталы сертификатларына ия булдылар.

Котлау, җылы һәм матур сүзләрдән гына торган бәйрәмдә алкышлар тынмады. Кемнәрдер үзләренең чираттагы чыгышлары белән сөендерсә, кайберәүләр сәхнәдә тәүге адымнарын ясады. Раяна Мортазина җыр башкарганнан соң, залда утыручы әбисенә чәчәк бәйләме бүләк итте. Яшь җырчының әнисе- Раушан Мортазина - Балалар йорты директоры. Ул да - күп бала әнисе.

-​ Балалар йорты директоры буларак, ана назыннан мәхрүм калган, гаиләсез балаларның хис-тойгыларын бик яхшы аңлыйм. Шуңа да һәрбер туган сабыйның яратучы әниләре булсын, ә аналар - балаларының күңел җылысын, хөрмәтен тоеп яшәсеннәр иде, - дип теләде.

Лидия Федорова да бәйрәмгә онык һәм оныкчыклары белән килгән. Күптән түгел генә туксан яшен билгеләп узган тыл хезмәтчәненә бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Әниләребезне ел күңелле хәбәрләр белән сөендереп торыйк, һәрбер анага да балаларның уңышына куанып, озын гомер кичерергә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International