Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында хоккей ярышлары дәвам итә. «Нефтяник-2006» командасы (тренеры Нигматуллин А.А.) 12 ноябрьдә үз бозында Чистайның «Торнадо» командасы белән очрашты. Безнекеләр 3:4 исәбе белән оттырды. Чираттагы уеннар 25 һәм 26 ноябрьдә Боз сараенда узачак, карарга килегез.