Автотранспортка тоткарлык тудырмагыз

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Өйләр һәм корылмалар янына куелган машиналар комачаулау сәбәпле, янгын сүндерү техникасы янгын чыккан урынга вакытында килеп җитмәскә мөмкин.

Ул минутларда кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин булыр иде бит. Янгын белән көрәшүчеләр үзләренә юлны тиз арада ачарга тырыша. Әгәр хуҗасы машинасын тиз арада алырга теләмәсә, янгын сүндерүчеләр аны үз көчләре белән читкә алып куя. Шуны искәртәбез: махсус техникага юл ачканда, күчерелгән транспорт чарасына зыян килсә, Федераль закон янгын сүндерүчеләрне җаваплылыктан азат итә.

Административ хокук бозулар турындагы Кодекс нигезендә,  бина, корылмаларга керү юлын чикләп, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, штраф  каралган. Гражданнар өчен ул 1 мең 500 сумнан 2 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 7 меңнән 10 меңгә кадәр, юридик затларга 120 меңнән 150 меңгә кадәр. Әлеге мәсьәләгә җитди карарсыз, дип уйлыйбыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International