Республикада төнлә һәм көндез җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе көчле җил булачагы турында хәбәр таратты.
Синоптиклар фаразлары буенча, республикада төнлә һәм иртәгә көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.