Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдә республикада һәм башкалада аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә.
Синоптиклар төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәген җиткерә, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Татарстанда төнлә минималь һава температурасы – +8..+13, булса, көндез максималь тепература +20..+25 градус җылы булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә – +10..+12, көндез +21..+23 градус җылы булачак. Башкалада да урыны белән томан төшү ихтималы җиткерелә.