Авыл җирлеге турында

«Куакбаш авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенә түбәндәге авыллар керә
КУАКБАШ


Озак еллар дәвамында авылның исеме ике сүз белән Куак-Баш дип языла иде. Бу сүзне ике төрле аңлап була:1) Куак елгасының башланган урыны,яки 2) шушы җирдән ерып чыга алмаслык куаклыклар белән капланган урыннар башлана дип тә аңларга була. Өлкәннәр фикере буенча икенчесе дөресрәк, чөнки кеше яшәмәгән, тормыш булмаган җирдә елганың исеме дә билгесез булган.
Безнең туган җиребездә тормыш 18 нче гасырның башында гына башланган.Бу урыннар куе әрәмәлекләр, ерып чыга алмаслык куе катнаш урманнар, сазлыклар белән капланган.Тирә-ягында күп калкулыклар, төньяклап сузылып киткэн таулар тезмәсе- бик тыныч урыннар, чит-ят күзләрдән куркырлык түгел.Менә шул вакытларда бу тирәләргә беренче кешеләр килеп урнаша башлый. Аларның урнашуының төп сәбәбе берничә. Шуның беренчесе- җир. Җир- кешене туендыручы, яшәтүче.Безнең бабаларыбызга авыр хезмәт куеп,җирләрне урманнардан чистартырга туры килгән.Икенче сәбәп: Россия хөкүмәтенең тактикасы.Ул үзенә территория арттыру максаты белән кешеләрне күчереп утырту эше белән шөгельләнә, шулай ук урыслаштыру политикасы да зур күләмдә алып барыла. Шул хәлләр белән бәйле рәвештә безнең якларда тормыш башлана.
“Куакбаш авылы 1720-40 нчы елларда барлыкка килгән”- дип язылган.Буыннан-буынга сөйләнгән риваятьләр буенча да Куакбаш авылы Югары Чыршылы авылы белән бер чорда барлыкка килгән.
Авылда элек-электән дин көчле булган. Авылга нигез салучылар – югары очта Мөрәс – үзе дә авылга күчеп утырганчы ук Әлмәт районында мулла булып эшләве билгеле ( Дамир Таҗи эзләнүләре). Ә инде 1822-23 нче елларда беренче мәдрәсә ачылган. Анда Габдрәхим Утыз Имәни укыткан, 3 ел шушы авылда яшәгән дип яза Җәмит Рәхимов. Беренче манаралы мәчет 1853 нче елда төзелгән (Д.Таҗи), ә инде 1859нчы елгы халык санын алу материалларында ул күрсәтелгән. Бу мәчет югары очта халыкка 100 елдан артык хезмәт итте. 1938 нче елда манарасы киселгәндә ул мәктәп иде. 1961 елның мартында янып, юкка чыкты.
1859 нчы елда авылда 202 йорт, 1159 кеше ( 585 ир-ат, 574 хатын-кыз),
1884 нче елда 1151 кеше,
1900 нче елда 361 йорт, 1926 кеше,
1910 нчы елда 421йорт, 2178 кеше (1137 ир-ат, 1041 хатын-кыз), 3 су тегермәне, 3 мәчет, базар – һәр сишәмбе көнне булып торган.
1910 нчы ел – авылда иң күп кеше яшәгән чор. Шуннан соңгы елларда әкренләп кеше саны кими башлый. Сәбәпләре дә чыгып тора.
1914 нче елда чыккан Беренче Бөтендөнья сугышы,
1917 нче елдагы Октябрь инкыйлабы,
1918 нче елда авылда Совет хөкүмәтен урнаштыру,
1920 нче елда булган сәнәкчеләр фетнәсе. Бу вакыйга мәхшәргә тиң була. Күп кеше юк ителә, язмышлар үзгәрә, гаепсезләр дә гаепле булып кала, күп кеше авылдан китә, юкка чыга.
1921 нче елда булган ачлык,
1930 нчы еллардагы вакыйгалар, колхозлашу еллары, гаепсез корбаннар, репрессиягә дучар булганнар.
Бик күп гаиләләр Бөгелмә шәһәренә, Урта Азия якларына чыгып китәләр.
1941-45 нче еллардагы Икенче Бөек Ватан сугышы. Авылда туып, үсеп, чит җирләрдән сугышка китерүчеләрне дә кушып санасаң, искитәрлек саннар килеп чыгар иде!
Әле Куакбаш авылыннан сугышка китүчеләр дә 280 нән артык .Шуның 170 тән артыгы яу кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган. Исән- сау әйләнеп кайтучылар 121 кеше. Аларның да күбесе җир куенында. Бүгенге көндә 4 сугыш ветераны исән.
Шуны да онытырга ярамый:1904 еллардагы рус-япон сугышында Куакбашның 10 егете хәбәрсез югалган,ә 1945 нче елгы япон сугышында 6 солдат һәлак булган.
Әле патша Россиясе алып барган сугышларда катнашып зур бүләкләр алган Мөхәммәтгани Кәримов бар.Ул 1877-78 елларда рус-төрек сугышларында катнашып 2-3 “Изге Георгий” бүләге алган кеше.Зарипов Шәрип,Гәләметдинов Шәймәрдән бабайларда да шундый бүләкләр булган,ләкин соңрак.

Куакбаш авылы урнашкан җирнең табигате.

Авыл чокырсу җиргә урнашкан. Көнчыгышта Табанай таулары. Табанай кеше исеме булырга мөмкин. Бер нәселнең дәвамчылары. Олыларның “безнең Табанай бабай исән чакта” дип, сөйләшеп утырган бабаларын хәтерли. Шушы тау аша Бөгелмә, Ырынбург якларына китә торган ат юлы булып, анда бик куп атлар, кешеләр иза чиккэннэр. Аның елгачыгы да бар: чокыры тирән. Шул чокыраша салынган күпер дә гел җимерелеп торган. Хәзер инде Табанай тавын әйләнеп үтә торган асфальт юл бар. Әле бу юл сөзәк булса да, бозлавык вакытларда мәшәкать тудыра.
Табанай тавын менгәч, Бояр кыры башлана. Бояр кыры – ул бик зур урман. Авылдан барганда сул якта тигез, зур иген басуы. Бу - Әйләнмә кыры дип атала. Бояр урманына да, Әйләнмә кырына да элек якын барырга ярамаган, чөнки бу җирләр – алпавыт (бояр) җирләре. Аларны этлэр белән саклаганнар. Табанай инеше белгән төн яклап тауларга таба төшкәч, завод чокыры. Анда завод булган. Алпавыт та үзе монда яшәмәгән. Заводны ;Сабын заводы” дисәләр дә, көл кайнатсалар да, халык санын алу язмаларында ул – “Поташ заводы” дип күрсәтелгән. Бу аулак урында, кечкенә генә заводта селитра ясау өчен кирәкле нәрсә - селте ясаганнардыр дип уйларга да җирлек бар.
Авылның төньягында да таулар тезмәсе: Озын тау, Бәләкәй тау ( аны олылар “Йомры тау” да диләр). Таҗи тавы – авыл уртасынна алып, авылны чыкканчы дәвам итә. Аның иң биек урыны – Түбән очта, Аръякка чыга торган җирдә.
Таҗи тавының өсте катнаш урман белән капланган булган. Аны 1897-98 нче елларда гына кешеләргә бүлеп, агачларны кисә башлаганнар. Бу турыда Ризванова Мәстүрә әби сөйләп калдырган. 5-6 елда хәзерге урмна тирәсенә кадәр чистартканнар. Минем әнкәем дә шулай сөйли иде. Аларның да имана җирләре шунда булып, ул үскәндә дә сөргәндә агач төпләре очрап, сукалары ватыла иде, дип сөйли иде ул.
Әле хәзер дә агачлы урыннар бар. Ул урыннар кешеләрнең хәле булмаган, яки эшләргә кешеләре булмаган, яки кораллары булмыйча, киселми калган урыннар дип әйтәләр.
Тайның исеме дә кеше исеме. Әле монда куе урманнар булып, авылга ерткыч җәнлекләр килә торган вакытта, бу тауда аучы Таҗетдин йөргән. Ул гомерендә 4 аюны үзе аулаган, бик батыр кеше булган дип авылыбызның тарихын белүче, яратып сөйләүче Хәсән улы Гомәр абзый (1900-1978) сөйләп калдырган.
Авылның көньягында 2 км тирәсе ераклыкта урманнар. Алар Шөгер ягына кадәр барып җитәләр. Урманга кадәр бушлык урыннарда кырлар: Сарбаш буе, Туры чокыр, Кадермәт буйлары, Урта басу – Юа тавының өслренә җәелгән. Элек Урта басуның нәкъ урта өлешендә ат юлы булган. Ул юлның исеме - Муса ысталбасы диеп йөртелгән, чөнки монда авылның таза тормышлы кешесе Муса бабай җирләре ( Өргеч Мусасы дип йөркәннәр). Берәр казык ( русча: столб-багана) булгандыр. Ул урман буендагы чишмәгә турылап, шул коега (чишмәгә) юлы да бара иде. Шул туры юл белән бик күп кеше урманга җиләккә, чикләвеккә, кыр эшләренә йөри иде. Хәзер юл юк. Куатле тракторлар, комбайннарга комачау тудырмас өчен ул күптән ( 50нче еллар азагында ) сөрелде.
Авылны чыккач, сулга борылып, Чүте тавы буйлап китәсең. Тауның уң ягында тагын иген кырлары җәелеп ята. Күп кырлар ташлы, уңдырышлы еллар сирәк була. Чүте тавының уң ягында буеннан буена Каенъелга дигән кечерәк кенә елга ага. Ул Нәзекборын урманынна бер инеш, Иммән бүләге дигән урманнан – бер инеш кушылып, юлларында тагын бер исемсез тирән яр уемтысыннан типкән чишмәнең мул суы белән тулыланып, Каенъелга дигән инеш барлыкка килә. Бу елгачык Куак суына кушыла.
Ә Куак суы елгасы үзе дә безнең авылның көньяк – көнчыгыш өлешендә башланып китә. Ул ике-өч чишмә кушылып барлыкка килә: Бадрак чокыры буйлап төшүче чишмә үз юлында мул сулы Салкын коеның суы белән тулылана, аннан соң (Сходнево – Чертанлы) – татарларда Чишмә дигән авыл аша килүче су белән кушыла да алга таба Куак суы булып ага-ага, күрше Түбән Чыршылы, Кузьминовка авыллары аша үтеп, Шушма елгасына коя. Шул урыннарда зур рус-мордва авылы Иске Куак урнашкан.
Авыл сазламык урыннарда урнашканлыктан су күп. Авылның урта өлешендә әле хәзер дә зур сазлык. Авылның көньяк өлешендә дә ике сазлы урын бар. Морат сазы дигәне кибеп бара, чөнки аның Морат коесы дигән суы бетте.
Авылның көнбатыш ягында Караяр сазы урнашкан. Авылдан чыккач, икенче күпернең көньягында була инде бу.
Төньяк – көнчыгышта, иске тегермән артында да зур сазлык бар. Анда Таракан болыны дигән урында күрән яхшы үсә.

Вак чишмәләр.
Безнең Куакбаш авылында вак чишмәләрне кое дип йөртәләр. Безнең авыл урнашкан урыннар таулы, чокырлы, сазлыклы булганлыктан, вак чишмәләр дә аз түгел. Шуларның икесе турында: Кадермәт, Сарбаш чишмәләре турында алда искә алдык. Салкын кое дигәнен дә беләбез инде. Шуны да әйтергә кирәк: аның суы хәзерге вакытта иң чистасы.
Тагын да мул сулы чишмәләр бар әле:
Куш елга. Бу урында ике чишмә бер җирдә. Ул Куак суы буенда, фермаларны үткәч, тау буенда. Аның сулары фермага китерелгән.
Иске авыл чишмәсе. Авылның көнбатыш ягында, элекке авыл булган җирдән ерак түгел, Түбән Чыршылыга бара торган юлда беренче күпернең сулары шул чишмә суы була да инде. Башланган урынын беләсең килсә, көньякка карарга кирәк.
Хәлкәй коесы. Авылның нәкъ урта бер җирендә, кибет турысы белән тау битеннән табып була. Бу гомер-гомергә иң тәмле сулы чишмә саналган. Аның суын чәй кайнатыр өчен тотканнар. Торба белән урамга чыгарган булсалар да, еллар үтү белән ул искерде, төзәтүне көтеп, ага да ага.
Тынкый коесы. Без бәләкәй чакларда бу су мәктәп бакчасының артында иде. Хәзераны К.Маркс урамына (Карай оч) чыгардылар. Аның суы тәмле түгел, күкертле диләр иде.
Кантор коесы. Бу Югары тау астыннан чыгучы чишмә югары очта, тыкрык белән эчкә кереп барасы (Ялаев Җәүдәт, Галимовлар арасы). Элек ул тирәдә волость конторасы булган. Шуңа күрә чишмәне дә шул исемдә атаганнар. Соңгы елларда суы азаөды.
Олы улак. Бу су уелып кергән яр астыннан агып чыга, озын агач улаклар буйлап килә, кеше алырга уңайлы итеп ясаганнар иде. Аның суы җылы, кыш көннәрендә дә кулны өшетми. Бу суны гомере буе Юнусов Якуп абзый карап торды.
Яман кое. Исеме үк әйтеп тора: монда сак булырга кирәк. Ул иске тегермән артында, сазлыкта. Әгәр мал керсә, батачак! Эшләр яман таманлануы мөмкин.
Башка су чыганакларын да искә алыйк әле: алар да бит кешеләргә хезмәт итәләр, хайваннарга, кошларга, терек табигатькә, үсемлекләргә көч бирәләр.
Түбән Чыршылы ягына китсәк күпер астында Караяр суы, өченче күпердә Ачы елга сулары безне озатып калыр. Әгәр көнчыгышка китсәк, борылышта Табанай суын үтеп китәрбез.
Бояр урманына килеп чыксак, анда чишмә бар. Аның исеме юк, сөйләгәндә Кое башы дип сөйлиләр.

Куакбаш авылы тирәсендәге таулар.
Таҗи тавы.

Авылның төньягында терәлеп торган тау.

Тәңгәл таулары.
Таҗи тавының өстенә күтәрелеп, төньякка барсаң, анда бер-берсенә охшаш
3 тау бар. Монда гомер-гомергә җиләк күп була иде.

Бәләкәй тау.
(Йомры тау). Ике исем белән йөри.

Озын тау.
Авылның төньяк – көнчыгыш ягында күрше Чишмә авылына барган юл
өстендә.

Чагыл тавы.
Шул ук төньяклап биектәрәк урнашкан тау.

Әрдәнә кабыргасы.
Табанай тавының төньяк өлеше. Әрдәнә - матурлап өелгән утын дигән сүз инде. Шул тирәләрдә утын әзерләгәннәр булса кирәк, чөнки ерак түгел Бояр утары, сабын заводлары булган бит.

Табанай тавы.
Аның исеме кеше исеменнән килепп чыккан булуы бик ихтимал. Әле безнең заманның өлкән буыны телендә дә “Табанай бабай заманында”, дип сөйләгәнне ишеткән әби-бабайлар бар. Бу тау авылның көнчыгыш ягында урнашкан. Бөгелмә якларына китә торган юл шушы тау аша китеп, арык атлар белән аны үтүләр, тауны менүләр мең газап белән булган. Хәзерге асфальт юл аны урап китә. Табанай тавы безнең як турындагы әдәби китапларда да чагылыш таба. Бу тауны менеп җиткәч Бояр урманы, Бояр кыры дигән җирләр башлана.

Юа тавы.
Бу биек булмаган тау авылның көньягында урнашкан. Аның өске яклары – иген басуы. Бу тау буйларында гомер-гомергә җиләк булды. Үткән гасырның 40-50 еллар балаларының яз башы белән шушы җирләрдә уйнаулары, беренче булып тишелеп чыккан яшеллекләр җыю: (исеме үк әйтеп тора – юа тавы) юа, кузгалак, беренче чәчәкләр. Җәй җитү белән җир җиләге өлгерә: ул әзрәк соңрак өлгереп җитә, җиләкнең формасы да үзенчәлекле: озынча булып, тамып утыралар. Безнең буын балалары шушы тау буйларында үсте, шул җиләкләрне ашады, кара көзгә кадәр казлар көтте.

Чүте тавы.
Авылның көнбатыш очына чыгып, сулга борылгач, туп-туры көньякка юл китә. Бу юл Чүте авылына бара, ул гел тау өстеннән үтә. Тауның исеме дә шулай – Чүте тавы дип атала.

Куакбаш авылы тирәсендәге урманнар.
Утынлык урманы.

Чүте тавын менеп, шул авылга борылгач, уң яктагы урман шулай атала.

Ишмән бүләге.
Шул ук юл белән баргач, сул чкта, түгәрәкләнеп тора. Без бала чакта чикләвек урманы иде. Хәзер инде бик куерган, чын урман булган.

Нәзек борын.
Шул ук көньяктагы зур урманның иң көнбатыш почмагы шулай атала. Монда эчәсең килсә, су да бар. Нәзекборын чишмәсе.

Кадермәт.
Шул ук көньяктагы зур урманның Кадермәт чишмәсе, Кадермәт чокыры дигән җирләрдәге урман. Монда гомер бакый бик яхшы усак агачлары үскән.

Караңгылык урманы.
Кадермәт тирәләрен үтеп, Көнчыгышка әз генә баргач, шул зур урманның бер өлешен шулай атыйлар.

Кузай борыны.
Шул ук урманның иң көнчыгыш өлеше: иске кузай юлы шул тирәдә үтә иде.

Табанай урманы.
Табанай тавының калкулыклары урман белән капланган. Асфальт юлның сул ягында булыр.

Бояр кыры
дип йөртелә торган җирләрдә, Табанай тавын менеп җиткәч урнашкан зур урман. Исеменнән күренгәнчә, гади авыл халкына анда керергә ярамаган. Шушы урманның авыл яклап ( көньяк – көнбатыш ) почмагы.

Камалтдин урманы
дип йөртелә. Камалтдин Куакбаш кешесе I гильдия сәүдәгәр булган. Аны Мәкә Камалтдин дип йөрткәннәр.

Авылның төньягындагы урманнарны Әптерүк урманы дип йөртәләр. Шуның урта өлешендә урманчыларның йорты булган. (Дом) Шул тирәне элек-электән Дом авызы дип атыйлар.

Бояр урманының көньягында тезелеп киткән каеннар үсә. Шул җирләрне бик матур итеп Чаршау каен дип йөртәләр.

Куакбаш авылы тирәсендәге басу – кырлар.

Урта басу.

Юа тавының көнчыгышка киткән өлеше.
Каен елга йөрәге.
Шул исемдәге елганың көнчыгыш тирәләре.
Каратал өсте.
Ишмән бүләгенең өске (көньяк) өлешләре.
Туры чокыр басуы.
Хәзерге нефть җыю корылмаларының төньягындагы, асфальт юл буйлап, авылга кадәр булган кыр.
Караңгылык асты.
Шул ук яңа асфальтның урман яклары.
Әйләнмә басуы.
Элек бу җирләр алпавыт (бояр) җирләре булган. Әйләнеп үтү тиеш, керергә ярамый. Иске Табанай юлының төньяк өлешләре. Тигез, уңдырышлы саналган иген кыры.

Чагыл өсте.
Авылның төньягында Озын тауның көнчыгыш ягы.
Зәмин басулары.
Аларны 3 кә бүлеп: а) Өске Зәмин катлавы,
б) Зәмин катлавы асты,
в) Зәмин катлавы дип атыйлар. Зәмин кеше исеме
Тау өсте. Таҗи тавының өстендәге кырлар.


Авыл тарихы ветеран укытучы Валиуллина Мәмдүдә Суфиян кызы тарафыннан язылды.

Бүгенге мәчет.


1990 нчы елларда авылда яңа мәктәп салынды. Ул таштан, кирпечтән эшләнелде. Мәктәпнең иске бинасы бушап калды. Колхозның ул вакыттагы рәисе Галимов Наил Гусман улы аны мәчет итеп күчереп күтәрергә тәкъдим итте. Авылның картлары бу эшкә теләп кушылдылар. Бөтен авыл халкы бу эшкә үзенең өлешен кертте. Авыл Советы председателе Хәсәнов Маһир Гомәр улы, ул вакытта район Советы депутаты Галиев Әзһәр Әбүзәр улы эшне башлап, оештырып җибәрүчеләр һәм ахырына җиткерүчеләр булды. Эш 1990 нчы елның 1 мартында зур өмә белән башланды. Өмәләр күп булды. Зур чыгымнар тотылды, чөнки яңа заман башланды. Мәчет төзүдә бөтен авыл халкы кулыннан килгән кадәр булышты.
- Мэчетнең манарасын ясау зур көч, материал сорады. НГДУ “ Лениногорскнефть” җитәкчесе Рафаил Сәед улына мөрәҗәгат иттек. Ул югары вольтлы электр үткәргеч очен куела торган багана (анкер), тыштан төреп өчен югары сыйфатлы калай табып бирде, - дип искә ала Әзһәр Әбүзәр улы Галиев.
Моңа кадәр районда мәчет өчен айны ясау тәҗрибәсе булмый. Иң мөһиме – күгәрми торган корыч табу була. “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгат Фахрыз улы Тәхәүтдинов булыша. Сызымнарын да сызып бирәләр.
Айның озынлыгы – 70 см. Беркетелгән тимер баганалары белән ай үзе генә дә 3 метрга якын. Манара биеклеге 25 метр. Кранлы машина кирәк була. Авылыбызда туып үскән Габбасов Бәшир Касыйм улы бик теләп булыша.
Шулай итеп, айны 1991 нче елның 23 мартында куялар. Тантаналы төстә мәчет ачыла. Күп бүләкләр китерелә. Шул көннән башлап мәчет эшли башлый. Авылда, иманга чакырып, азан тавышы яңгырый.

Куакбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

Куакбаш гомуми урта белем бирү мәктәбендә 88 бала белем ала.Педагогик коллективта 16 укытучы эшли. Мәктәп 100 % педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән. Укытучылар вакытында белемнәрен һәм квалификацияләрен күтәрәләр. Укучылар һәм укытучылар да төрле дәрәҗәдәге уен, ярыш, конкурс, олимпиадаларда актив катнашалар.Мәктәп күләмендә инде традициягә кергән бәйрәмнәр, кичәләр, олимпиадалар, атналыклар узып тора. Район кулэмендэ корэш буенча- 1 урын, хоккей – 1 урын.

Куакбаш Мәдәният йорты



Мәдәният йортында атнасына 2 тапкыр түләүле дискотекалар үткәрелә. Мәдәният йортында узучы чаралар мәктәп, библиотека , авыл җирлеге белән планлаштырылып алып барыла.

Куакбаш авыл китапханәсе



Куакбаш авыл китапханәсе фондында барлыгы 13 224 экземпляр китап, шуларның 6 822 се татарча китаплар.


Китапханәдә даими рәвештә төрле китап күргәзмәләре оештырыла


мәдәни чаралар үткәрелә.




Куакбаш балалар бакчасы


Куакбаш балалар бакчасына 20 бала йөри. Шуларның 7 се күп балалы гаиләләрдән, алар садик өчен түләүнең 50 % гына түлиләр,1 бала түләүсез йөри. Балалар бакчасында да барлык бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

ЧҮТЕ

СХОДНЕВО-ЧЕРТАНЛА





















































 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International