2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс.
Татарстан Республикасы оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды.
Язгы-җәйге чорда чүп-чар янганда һәм тиешле булмаган урыннарда учаклар яккканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгын чыгу ихтималы кискен арта.
2021 елның 11 маена:
2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары булуы көтелә.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән берлектә ветераннарны өйләренә барып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бүген Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле Лениногорск районы халкы!
Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Бүген Лениногорск районының барлык 24 авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Анда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары, шәһәр хакимияте вәкилләре, район Советы депутатлары, предприятие һәм хезмәт җитәкчеләре катнашты.