ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2021 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:


14
май, 2021 ел
җомга

2021 елның 14 маенда 1-3 сәгатьтә, 15-17 май көннәрендә көндезге сәгатьләрдә Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы +34 +35˚ градус булырга мөмкин. 

2021 елның 12 һәм 13 маенда Лениногорск политехник колледжы базасында «Транснефть-Прикамье" АҖнең һөнәри осталык конкурсы үтте. 

«РЖД» ААҖ капиталь ремонт графигы нигезендә, Ватан-Миңлебай аралыгының 49 нчы чакрымында резинокорд өслекне алыштыру һәм асфальтлау эшләре башкару өчен,  2021 елның 14-16 май көннәрендә автотранспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла.

Баулы шәһәрендә яшәүче 54 яшьлек ир Лениногорскида  45 яшьлек хатын белән бергә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә мөрәҗәгать иттеләр. Алар полицейскийларга тракторны бушлай игъланнар сайты аша сатып алырга омтылып, акчаларыннан колак кагулары турында хәбәр итәләр. 

Бүген район Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Сабантуй-2021» халык бәйрәменә әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде, ул 12 июньдә Үзәк мәйданда һәм 13 июньдә барлык 24 авыл җирлегендә узачак. Киңәшмә мэриянең утырышлар залында узды.

Янгын турында кичә, 13 майда бердәм коткару хезмәтенә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 19 майда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Лениногорск шәһәрендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Телефон сатып алынган көннән алып 14 көн эчендә алмаштырылырга яки кире кайтарыла алмый, чөнки гарантия сроклары билгеләнгән көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларга керә. Шуңа күрә, кәрәзле телефонны сатып алганда, кибеткә кимчелекләре булганда гына, яки сатып алган вакытта (килешү төзегәндә) товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирелмәсә генә (2300-1 номерлы «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 статьясы), аны кибеткә кире кайтарырга мөмкин булуын истә тотарга кирәк (2300-1 номерлы "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законының 10 статьясы).

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия республикада яшәүчеләрне татар телендә язылган атамаларда, элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International