ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2021 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Иске Шөгер авылы филиалы радиотелеүзәге объектында, аналоглы («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын өзеп торып, 2021 елның 28 маенда 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр планлы профилактик эшләр башкарылачак.

15 майда, Халыкара гаилә көнендә, «Юбилейный» паркында  шәһәр һәм район территориясендә яшәүче төрле милләт гаиләләре арасында «Гаилә-минем терәгем, горурлыгым һәм өметем»дигән фестиваль - конкурс узды.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 18 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән максималь һава температурасы +34 кә кадәр җитәргә мөмкин.

2021 елның 14 маенда С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында "Звезды из Завтра" республика программасында катнашучыларның финал концерты узды. Лениногорск шәһәреннән финалга Лениногорск балалар музыка мәктәбе укучысы Мәликә Усманова үтте, укытучысы – Хәсәнова Розалия Әхмәдулла кызы.

2021 елның 20 маенда Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1а йорт адресы буенча урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә(ЗАГС бинасы, монумент ягыннан) 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Р. И. гражданнарны кабул итәчәк.

17 майда көннең икенче яртысында  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көчәюе белән яшен булуы көтелә.

2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы +34 градуска җитәргә мөмкин. 

Әгәр сезгә вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция яки башка явыз ниятләрдән файдалану фактлары турында билгеле булса, шулай ук коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган очракта, бу хакта хәбәр итегез — сезнең мәгълүмат һәм ярдәм эшне нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк!

Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Олим Отакулов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, мошенниклык очраклары кимеми.

2011 елның 31 маеннан алып 2011 елның 11 июненә кадәр Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлегендә балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International