8 июль-Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
М.Горький исемендәге паркта "Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары бу бәйрәм көнендә берничә чара үткәрделәр: асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы , төркемле гаилә уеннары, буклетлар һәм ромашкалар тараттылар. Белгечләр гаилә кыйммәтләрен, мәхәббәт һәм бер-берсенә тугрылыкны формалаштыруга басым ясадылар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
11 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил һәм яшен көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
10 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил һәм яшен көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Күбрәк биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил чыкса, биналарда, ябык урыннарда яшеренергә кирәк. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Ватылырга мөмкин булган тәрәзәләре булган биналардан ераграк торыгыз.
7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, Лениногорск районы халкы!
Бүген бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Сезне чын күңелемнән әлеге изге бәйрәм белән котлыйм!
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Минем гаиләм – бәхетле мизгелләр»дип исемләнгән фотоконкурс оештырды. Конкурсның максаты-гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итүче бәйрәмне популярлаштыру.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге волонтер Вахтерова Ольга белән берлектә бәйрәм программасы оештырганнар. Чараның төп кунаклары-социаль хезмәт алучылар арасыннан күп еллар бергә яшәгән гаилә парлары. Катнашучылар бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр, алар бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2022 елның 5 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына (алга таба – Конкурс) гаризалар кабул итә. Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын күтәрүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Доброе в эфире» республика конкурсына старт бирелде.
7 июльдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидуллина һәм Гөлнара Пряничникова Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында хезмәт алучылар белән дәрес үткәрделәр. Чараның максаты-халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне саклау.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
9 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил һәм яшен көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.