ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.


12
август, 2022 ел
җомга

Физкультурачылар көне алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары «Мин спортны сайлыйм»дигән яшьләр акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты-балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча волонтерлык хәрәкәтен үстерү.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2022 елның 13 августында Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.

2022 елның 24-25 августында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы узачак.

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының  1729-р номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәясен үткәрү турында» боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.

«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Татарстан өчен әлеге конкурс аерым әһәмияткә ия: ул Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең 30 еллыгында уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлы матбугат хезмәте. 

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле дуслар! Районның яшь буынын чын күңелдән  – Халыкара яшьләр көне белән котлыйм!

«Вверх!» — 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен үсеш бирүче программа һәм стажировкалар системасы. Ул Татарстан Республикасының алты ведомствосында һәм министрлыкларында стажировка узуга әзерлек, тәҗрибә һәм рекомендацияләр алуга юнәлдерелгән. Дәүләт граждан хезмәте өлкәсендә алга таба эшкә урнашу катнашучылар һәм аларның сәләтенә генә бәйле булачак.

Балачакны яклауның актуаль мәсьәләләре буенча яңалыкларны системалаштыру максатыннан, халыкка, ата-аналар җәмәгатьчелегенә федераль һәм региональ законнардагы үзгәрешләр, бала хокукларын яклау институтының норматив актларында кабул ителгән үзгәрешләр һәм балалар һәм балалары булган гаиләләр мәнфәгатьләрендәге инициативалар турында электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» җыентыгының 6 чыгарылышы әзерләнде.

11 августта Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова социаль хезмәт алучылар белән «Аеклыкны көчле кешеләр сайлый» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International