ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2022 ел
җомга

Су асты гидро-вакуум массажы процедуралары - ул кеше организмын тәндә вакуум тудыручы махсус җайланмалар ярдәмендә сәламәтләндерүгә һәм яшәртүгә юнәлдерелгән  инновацион алым.

18 августта М. Горький исемендәге паркта Шәһәр көненә багышланган  бәйрәм чаралары узды. Бу көнне "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге» белгечләре Мортазина Д.Р. һәм Седова И. М. яшьләр арасында «Лениногорск тарихы битләре» дигән темага викторина үткәрделәр. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр.

19 августта Президент Мәдәни инициативалар фондының дүртенче махсус грант конкурсына гаризалар кабул итү башлана, аны үткәрүгә өстәмә рәвештә 1 млрд.сум бүлеп бирелгән.


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

19 августта көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 19 августта-аз болытлы, явым-төшемсез һәва торышы булачак. 

Җил көнчыгыштан секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +5..+10, максималь һава температурасы көндез +22..+25˚.

Бүген «Юбилейный» паркында Лениногорск шәһәренең 67 еллыгы уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясе узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 85 булачак беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырылды.

Әгәр исерек кешенең руль артына утыруын күрсәгез, аны туктатырга тырышыгыз. Уул сезне тыңламаса, ЮХИДИгә хәбәр итегез. Бу - сезнең гражданлык бурычыгыз.

2022 елның 7 ае эчендә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 195 очрагы теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 317 кеше яраланган. Шул сәбәпле республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә  һәр өченче кеше һәлак булган.

Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 29 декабрендәге ПУ-1002 номерлы Указы нигезендә 2022 елның 15 июленнән Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирүгә конкурс игълан ителде.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Лениногорск шәһәренең 67 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы юллады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International