Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре законсыз тонировкалы автомобильләрне ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрде.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина 5 нче социаль участокта мәгълүмат сәгате үткәрде.
Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча яңа конкурс башланды. Гаризалар 2023 елның 6 июленнән 4 августына кадәр кабул ителә.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
20 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Ел башыннан Татарстанның социаль фонды эш бирүчеләргә инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәрендә түләүгә 95,2 млн.сумга якын чыгымнарны каплады. Гомумән алганда, ата-аналарга 22 639 ял көне түләнгән.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм тышкы рекламаның иң эре цифрлы операторы Gallery (МЕДИА1 составына керә) «Минем бизнес» үзәкләре базасында «Рубльдән реклама» уртак программасын башлап җибәрде, аның кысаларында эшмәкәрләр цифрлы экраннарда рекламаны гадиләштереп эшли алачак.
30 июльдә Питрәч наратлыгында 7 нче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Быел фестиваль милли мәдәният һәм традицияләр елына багышлана, шуңа күрә чарада район территориясендә яшәүче халыкларның милли колоритына басым ясалачак.
Фельдшер-акушерлык пунктын төзү халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатыннан "Мәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Модульле ФАП авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен барысын да күздә тоткан иркен бинадан гыйбарәт булачак.
Лениногорск районындагы СФР клиентлар хезмәте йөкле хатыннарга бердәм пособиегә гариза биргәндә медицина оешмасында йөклелекнең 12 атнасыннан да соңга калмыйча исәпкә басарга кирәклеген искәртә.
18 июльдә «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан «Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу тәртибе» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.