ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

16 мартта “Хәрби дан” музеенда Даутов Рамил Таминдарович белән очрашу үтте. Ул – Әфганстан инвалидлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Балаларга сугыш турында, җиңү һәм җиңелүләр турында сөйләде.Чараны оештыруда “Волонтер” үзәге волонтерлары зур өлеш керте.

Коррупция – ул вазифаи хәлдән явызларча файдалану: ришвәт алу, бирү, үз вазифаңнан законсыз файдалану. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез. Тулы белешмәлек тә шунда.

Хөрмәтле, салым түләүчеләр! Салым инспекциясе Сезне «Ачык ишекләр көне”нә көтеп кала. Ул 14, 15 апрельдә узачак. Сезне көтеп калабыз.

11  мартта шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Хатын-кыз дөньясы" исемле күргәзмә ачылды.


17
март, 2017 ел
җомга

21 мартта  8 дән 12.00 сәгатькәчә республика буенча Росреестр идарәсе «Бердәм кайнар линия көне” үткәрә.

Ул «Дача амнистиясе» белән бәйле яңалыкларга кагылачак.

Хәзерге вакытта гариза һәм запросларның кайбер төрләрен Росреестр www.rosreestr.ru сайтында бирергә була:

“Наша победа” республика конкурсына заявкалар 15 майгача кабул ителә. Анда 30 яшькәчә яшьләр катнаша ала.

Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында мини-футбол буенча уку йортлары командалары арасында узган ярышлар тәмамланды.

Кичә, 16 мартта, кызлар көч сынашты.

“Исток-Башлангыч” үзәгендә үткән Әти-әниләр университеты утырышы «Право на детство без насилия» темасына багышланган иде.

Әлмәттә Ф. Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика конкурсы үтте. Шәһәребенең балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр анда актив катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International