26 март көнне шәһәребезнең Үзәк мәйданында Нәүрүз бәйрәме булачак.
22 мартта 16.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә: Булгаков урамы, 1а йорт ( ЗАГС, монумент ягыннан керергә) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Р.И. Шәфигуллин гражданнарны кабул итә.
Росреестр идарәсенең Лениногорскидагы бүлеге 21 мартта “кайнар телефон линиясе” үткәрелүе турында хәбәр итә. Ул “дача амнистиясе” белән бәйле үзгәрешләргә кагыла. Ул иртәнге 8 дән 12.00 сәгатькәчә дәвам итәчәк.
Районда язгы су ташкынына каршы көрәш чаралары башланды.
17 март көнне дүрт дистәгә якын катнашучы рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләрен укып күрсәтү өчен шәһәребезнең 8 урта мәктәбенә җыелды. Нәкъ менә монда “Тере классика” яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучылар контингенты да төрле: 6 нчы сыйныфтан башлап 10 нчы сыйныфка кадәр булган шәһәр һәм мәктәп укучылары килгән иде. Әлеге көн шаккаттыргыч чараларга бай булды: бәйрәмнең тантаналы ачылуы, туктаусыз кул чабулар, Лениногорск балалар музыка мәктәбеннән килгән кунаклар бүләге – тере инструменталь музыка - , илебезнең иң яхшы актерларының катнашучыларга киңәш сүзләре, кырыс, ләкин гадел жюринең йөзләрендә елмаю чаткылары – барысы да әлеге чарада булучылар күңелендә әле озак сакланыр.
Сэндвич-торба сатып алып куясың да, төтен юлы белән бәйле барлык проблемалар хәл ителә, дип уйлыйлар. Тик тиешле таләпләргә җавап бирүенә ирешергә кирәк.
18 мартта Казанда "Созвучие" дип аталган республикакүләм конкурс узды. Анда катнашырга Лениногорскидан фортепиано ансамбле барды. Кәрим Биктимиров белән Арина Зиатдинова (остазлары Ф.М. Исхакова) уңышлы чыгыш ясап, конкурсның өченче призерлары булдылар.
18 март көнне Чистайда "Камская мозаика" исемле республикакүләм хорлар конкурсы узды.
17 мартта Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча республика беренчелеге үтте. "Өч шәһәр турнесы" дип атала ул һәм бездән соң Әлмәт һәм Каазн шәһәрләрендә дә үтә.
Бу елның март аенда, шундый даталарның берсе - 17.03.17 көне җомга көненә дә туры килде.