ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан шәһәр Мәдәният сараенда алар һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.Бәйрәмнең эчтәлеге 1917 елгы октябрь революциясенең 100 еллыгына нигезләнгән иде.

24 март көнне Лениногорск шәһәре хәрби эшләр комиссариатында хәрби хисап һәм гражданнарны барлау темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Монда комиссариат җитәкчесе Мисбахов Рөстәм Шамил улы белән ГХАТ бүлеге, Миграцон служба, пожар бүлеге вәкилләре катнашты.

Утырыш район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтте.

24 мартта Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәм концерты булды. Аны алар Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышладылар, темасы - «Мәдәни революция» дип аталды.

Күптән түгел берничә мәктәп укучылары 66нчы янгын сүндерү частенда экскурсиядә булды.

 


24
март, 2017 ел
җомга

Ел саен март аенда туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Чөнки нәкъ 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.

25 мартта «Эфир» телеканалында дәүләт теркәве темасына багышланган «Тема» тапшыруы чыгачак. Аны 19 сәгать 40 минутта карагыз.

14-23 март аралыгында оешмалар арасында мини-футбол буенча шәһәр Беренчелеге узды.Турнирда 10 команда катнашты.

 

Узган атнада Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узды. Анда уналты предприятиенең кадрлар службасы әгъзалары катнашты. Эш эзләп килүчеләргә 500дән артык хезмәт урыны тәкъдим ителде.

22 мартта җәмәгать тыңлаулары үтте, ул аучылык белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы иде. Анда башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ялаков Р.Н., аучылык белән бәйле оешма җитәкчеләре һәм аучылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International