Дәүләт теркәве һәм объектны дәүләт теркәвенә алу өчен документларны электрон рәвештә бирергә мөмкин. Әлеге сервис Росреестрның электрон порталында функцияләнә: rosreestr.ru.
25 мартта политехник колледж бинасында «Эшмәкәрлек фабрикасы” ның чираттагы утырышы үтте. Анда Әлмәт, Чистай, Азнакай, Баулы һәм Лениногорскиның бизнес командасы вәкилләре дә катнашты.
Турнирга Россиянең төрле шәһәрләреннән 24 катнашучы килде (12пар).
31 марттан 2 апрельгә кадәр Казанның «Дворец водных видов спорта» сараенда (Казан, Сибгат Хәким ур, 70) суга сикерү буенча FINA/NVC 2017 дөньякүләм сериянең 3нче этабы үтә. Ул казанда инде өченче тапкыр үтә. Билетлар 150 сумнан 300 сумгача,аны сатып алу турында www.dspkazan.com сайтыннан белергә була.
"Тоталь диктант -2017" акциясе 8 апрель көнне 14.00 сәгатьтә шәһәребезнең 2нче мәктәп базасында узачак.
2017 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе, вакытлыча эшкә яраксызлыкка взнослар Россия Салым Кодексының 34нче бүлеге тарафыннан карала.
Шәһәрнең Үзәк мәйданы лениногорскилыларны Нәүрүз бәйрәменә җыйды.Көне дә яз килүенә шатлангандай, кояшын елмайтты. Бәйрәм театральләштерелгән күренештән башланып китте. Районыбызда яшәүче төрки халыклар үзләренең аш-сулары белән сыйлады. Балалар өчен төрле уеннар оештырылган, алар бер мәйданчыкта мәш килде.
Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь укыды. Вәгазьнең темасы милләтләр һәм башка конфессияләр арасында татулык иде.Очрашудан соң казый Лениногорскида төзелеп килүче яңа мәчетне карады.
Шушы көннәрдә сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Лидия Ивановна Лысова үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән юбиляр Әлмәт районыннан. Безнең шәһәргә 1954 елны килеп урнаша.
1 апрельдән салым инспекциясе хезмәтенең шәһәребездәге территориаль бүлеге яңа урынга күчә. Адресы: Лениногорск шәһәре, Садриев урамы, 15нче йортта (Федераль казначейлык бинасы) булачак.