ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү»түләүсез хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә, 2024 елның 21 мартында 10:00 сәгатьтә министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Вьетнам: базарга күзәтү һәм бизнес алып бару шартлары»темасына вебинар үткәреләчәк.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

15 мартта көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил,  бозлавык көтелә.

13 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Оксана Лямова 4нче патронаж участогында «Кояшлы балалар»акциясен уздырды. Акциянең максаты-балигъ булмаганнарга Даун синдромы белән авыручы, безнең арада яшәүче һәм безнең кайгыртуга, аңлауга, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булган гадәти булмаган кешеләр турында сөйләү.

«Бөтен гаилә сайлауларга» шигаре кысаларында Татарстан Республикасында 3 автомобиль уйнатылачак, конкурс шартлары ссылка буенча: https://clck.ru/39ECuJ


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

2нче мәктәпнең актлар залында укытучылар өчен функциональ грамоталылык буенча ачык зона команда олимпиадасы узды.

2024 елның 18 мартында VII  «Россия сәүдәсе» конкурсына гаризалар кабул итү башлана, аны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тармак ассоциацияләре - Россия Ритейл базары экспертлары ассоциациясе, Россия Бәйсез челтәрләре Берлеге, Кече форматлы сәүдә ассоциациясе, ваклап сату компанияләре ассоциациясе, Россия күмәртә азык-төлек базарлары берлеге ярдәмендә оештыра.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 14 мартта аязучан болытлы булачак. Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15 м/с кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚. Көндез һаваның максималь температурасы -1..+2˚.

Юлларда бозлавык.

Роспотребнадзор кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен ача. Консультация 11-22 мартта узачак.

Зәй шәһәренең өч гаилә пары бергә гомер итүләренең түгәрәк юбилейларын билгеләп үтте. Аннары алар ил буйлап сәяхәткә чыккан «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Лениногорск районы гаиләсенә тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International