Студент язы – 2017» фестиваленең сайлап алу туры үтте. Анда ЛМХПК, ЛПК, ЛНТ, ЛФ КНИТУ-КАИ студентлары катнашты. Алар «Безнең арттан киләчәк» темасына чыгыш ясады. Вокал-соло, вокаль ансамбль, хореография, конферанс номинацияләре бар иде.Жюри иң яхшыларын сайлап алды, алар 15 апрельдә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак.