Янгын күзәтчелеге бүлеге сезне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә чакыра. Яз көне янгын куркынычы тагын да югарырак була бит. Шуңа кагыйдәләрне белү генә түгел, төгәл үтәү дә кирәк. Чүп-чарны җыярга ярамый, вакытында махсус урынга чыгарырга онытмагыз, яндырырга уйласагыз, сак булыгыз: бу эшне корылмадан 50 метрдан да кимрәк арада башкарырга ярамый. Урамнарга юлны каплап, чүп-чар, агач ботаклары салмагыз. Йортыгыз тирәсендә су һәм яндыргыч булу мөһим. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгәннәргә закон нигезендә штраф каралган, дип хәбәр итәләр.